Буа үзәк китапханәсендә балалар Тукай геройларын сурәтләделәр
2016 елның 30 марты, чәршәмбе
Үзәк җирлекара китапханә балалар иҗатына багышланган “Әдәби герой музее” район конкурсына йомгак ясады. Әлеге бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан уздырылды.
Аның барышында балалар шагыйрь әсәрләрендәге персонажларны сурәтләделәр: кул астындагы төрле материаллардан Шүрәле, Былтыр, Су Анасы кебек образларны тудырдылар.