Буаның туган якны өйрәнү музеенда кул эшләре күргәзмәсе ачылды

2016 елның 2 апреле, шимбә

Күргәзмәне алтынчы тапкыр инде Буада чигү осталыгы белән танылган Наилә Мансурова оештыра. Бирегә аның һәм шәһәрдән, авыллардан башка бик күп чигүчеләрнең 70 эше куелган. Анда башка төрле кул эшләре белән дә танышырга була. Күргәзмәдә мәктәпләр укучылары да актив катнашканнар. Күз явын алырлык әйберләрне күрәсегез, буалыларның таланты белән танышасыгыз килсә, туган якны өйрәнү музеена килегез. Ул бер ай эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International