Буаның Нәүрүз гүзәле кем?

2016 елның 2 апреле, шимбә

Аны кичә район мәдәният йортында Нурия Гайнуллова оештыруында үткәрелгән “Нәүрүз гүзәле” конкурсында ачыкладылар.

Бу исемне сигез кыз – лицей-интернаттан Нәфисә Сәфәрова, 5 номерлы мәктәптән Лилия Сәлиева, 2 номерлы лицейдан Илзирә Шәкүрова, Казан социаль юридик институты студенты Айгөл Галимова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Назгөл Баһаветдинова, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Камилә Мусина, 1 номерлы мәктәптән Адилә Хәмидуллина, Килдураздан Лилия Әхмәтова дәгъваладылар.

Төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын, уңганлыкларын, белемле булуларын күрсәттеләр. Шул ук вакытта татар кызларына хас булганча тыйнак булып кала белделәр. Коллегабыз - “Байрак” газетасы редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов җитәкчелегендәге жюри өстенлекне бертавыштан Нәфисәгә бирде. Калганнары барысы да төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Булдырдыгыз, кызлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International