Буага “Дөньяның бөтен төсләре” җыелды

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Район мәдәният йортында шул исемдәге проектның зона форумы узды.

Татарстан Республикасының иреклелекне үстерү Үзәге тарафыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылучы әлеге форумга Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарыннан 150гә якын иреклеләр җыелды.  Башлап “Гольфстрим”, “Ритм”, “Антре” хореография коллективлары төрле халыклар биюләрен күрсәттеләр.

Кунакларны беренче булып муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сәламләде.

Аннан соң сүз алган  Татарстанның  иреклелек хәрәкәтенең Попечительлек Советы Рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов иреклелек эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады, яшьләргә инициативалары өчен рәхмәт әйтте, иреклелек хәрәкәтенә һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде һәм районга социаль проектны тормышка ашыру өчен 20 мең сумлык кече гранка сертификат тапшырды, шәхсән үзеннән дә 10 мең сум акча бирәчәген әйтте. “Дөньяның бөтен төсләре” проекты җитәкчесе Татьяна Тугарова форумның алга таба эшчәнлеге белән таныштырганнан соң иреклеләр эш урыннарына таралдылар – залда социаль проектлары белән таныштырдылар, мәдәният йортының икенче катында төрле мастер-классларда катнаштылар. 

Форум ахырында барысы бергә төрле бию элементларын өйрәнделәр, уеннар уйнадылар. Татьяна Тугарова ветеринария техникумы волонтерларына рәхмәт йөзеннән проект символы – значоклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International