Буаның яшь баскетболчылары Идел Аръягында иң көчлеләр

2016 елның 8 апреле, җомга

Алар моны “Юность” спорт мәктәбендә 2002-2003 елларда туган ир балалар һәм кызлар командалары арасында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларындагы ярышларның зона этабында расладылар. Буаның 1 номерлы мәктәбе укучыларыннан торган ир балалар командасы 8 команда арасында беренче урын яулады. 5 номерлы мәктәп кызлары икенче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International