Буадан “Аҗаган” хәрби-спорт уенының республика этабына кемнәр бара?

2016 елның 8 апреле, җомга

Моны Тәтештә узган зона этабында ачыкладылар. Район данын анда Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 13 укучыдан торган командасы яклады.

Алар үзләрен визитка конкурсында, стройда йөрүдә, интеллектуаль бәйгедә, атуда, 50 метрга йөзүдә, тормыш иминлеге нигезләрен белүдә, көч ярышларында, урында тактик уенда, “АК-74” автоматын сүтеп-җыюда сынатмадылар һәм икенче урын, шуның белән республика күләмендә көч сынау хокукын яуладылар.

Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International