8 апрель көнне Буа муниципаль районындагы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония” бинасында хезмәткәрләрне эвакуация буенча кунегү үткәрелде.

2016 елның 8 апреле, җомга

8 апрель көнне Буа муниципаль районындагы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония” бинасында хезмәткәрләрне эвакуация буенча кунегү үткәрелде. Эвакуация күнегүендә комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”, социаль яклау бүлеге һәм 15нче номерлы материаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Көндезге сәгать унбердә бинаның беренче катында шартлы янгын чыгу сәбәпле, системалы элемтәдән хезмәткәрләрне эвакуация турында искәрттеләр.

Бинада булган барлык кешеләр белешмә буенча электр приборларны сүндереп, кыйммәтле документларны алып, бинаны калдырып чыктылар.

 Эвакуация күнегүе уңышлы узды, барлык хезмәткәрләр дә тиз арада эвакуацияләнде дип учреждениянең җитәкчесенә тапшырылды.

Шундый күнегүләрне үткәреп, кискен янгын чыккан очракта, хезмәткәрләр үзләрен ничек тотарга һәм дөрес, тиз, хатасыз янгынга каршы чараларны уткәрергә өйрәнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International