Буа муниципаль районындагы халыкка комплексы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре тарафыннан “Салават күпере” клубы әгъзалары өчен “Галәм киңлеге” дигән темага чара уздырылды. Чара барышында балалар Юрий Гагарин тормышы белән галәм турында бик күп кызыклы мәгълүмәтләр, беренче спутник турында таныштылар.
Чара ахырында балалар күмәк нәтиҗәгә килеп; Космонавтлар көне - бәйрәм генә түгел, ә бу көн Россия хөкүмәтенең көчен, ышанычын hәм яңа ачышларын күрсәтә.