Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре авыл җирлеге советлары ярдәмендә ветераннарны йөреп чыктылар. Бу чараның максаты - Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын яңарту.
Социаль паспортта һәрбер ветеран турында тулы мәгълүмәт туплаган – яшәү урырныннан алып шәхси ихтыяҗларына кадәр.
Бу эш нәтиҗәсендә 1478 Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль паспорт яңартылды.