Буа укытучысы республика конкурсы призеры

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасының ел укытучысы” республика  конкурсының финал этабы узды.

Анда  зона турларында җиңеп чыккан иң көчле 18 укытучы осталык сынады. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләреннән,  югары квалификацияле башка белгечләрдән торган жюри каршында алар ачык дәресләр күрсәттеләр, үзләренең презентацияле белем бирү материалларын тәкъдим иттеләр. Дәрестә сингапкр методын куллану да төп таләп булып торды. Боларның барысын да уңышлы үткән 1 номерлы мәктәп укытучысы Ринат Фәхретдинов анда өченче урын алды.

Тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International