Изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек…

2016 елның 16 апреле, шимбә

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернатынд аязгы игелеклелек атналыгы кысаларында шәхәрнең беренче номерлы мәктәбе укучылары хәйрия концерты курсәтте. Концерт саф һавада интернат-йортның ишек алдында үтте.

Укучылар өлкәннәргә үзләренең иң матур җырларын, биюләрен күрсәттеләр, Тукай шигырьләрен сөйләп куандырдылар. Очрашу бик җылы, ихлас мохитта үтте. Өлкәннәрнең тормышына аз гына булсада матур төсләр, мизгелләр буләк итүләренә шатланган балалар, гөр килеп әби-бабайлар белән аралаштылар һәм бергә күмәк рәсемгә төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International