Безнең йортта игелекләр атнасы

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

«Язгы игелек атнасы-2016-игелекле эшләр эстафетасы «Мәрхәмәтле Татарстан» республика акциясе кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 17 апрель көнне игелек һәм исәнлек көне үтте, аның девизы: «Синең күршең инвалид арбасында». Хәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ инвалид күршеңнең халәтен яхшыртуда нинди игелек эшли аласың?»
Катнашырга  теләк белдерүчеләр күп булды. Чараны саф һавада үткәрүне дә үзләре тәкъдим иттеләр. Хәрвакыт бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән күршеләр өчен бу бик җиңел,чираттагы аралашу чарасы  иде. Язгы кояшлы, җылы көн күнелләрне иркәләп,әллә нинди яхшылыклар эшләргә дәртләндереп торды. 
Иртәңге аштан соң интернат ишек алдына арбалы инвалидлар агылды. Язгы кояш нурларына коенып, куршеләренең кайгыртуын тоеп,алар сәламәтлек сукмагында йөрделәр, сәламәтләндерү инструкторы Зөлфия Таһирова житәкчелегендә гимнастик күнекмәләр ясадылар,тирә-юньне кузәттеләр,шаярдылар,көлделәр. Бугенге чарадан һәркем үзенә күңел күтәренкелеге,тынычлык, зур бер канәгатләну алды, сәламәтлеген ныгытты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International