Бүгенге көндә балалар һәм яшьүсмерләр арасында явызлык, мәрхәмәтсезлек, агрессивлык билгеләре күренә. Шуңа күрә “Язгы игелеклелек атнасы” кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән бер көнне дуслыкка багышладылар. Уен формасында оештырылган чарада хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикле балаларга дуслыкның кыйммәтлелеге, чын дус итеп кемне санарга була, дусны ничек табу турында җиткерделәр. Балалар чарада актив катнашып, мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр, бигрәк тә аларга японнарның,европалаларның, эскимосларның сәләм бирүләре ошады.
Чара балаларның бер – берсенә әйтелгән яхшы теләкләре белән тәмамланды.