Буага үзәк мәйданга шигырь сөйләү осталары һәм язучылар җыелды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

“Язгы шәфкатьлелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы”, республика акциясе кысаларында үзәк мәйданда “Җиңү Салюты! Тукайны укыйбыз!” исемендәге флешмоб үтте. 

Әлеге чарада “Татмедиа” агентлыгы карамагына кергән газет-журналлар хезмәткәрләре дә катнаштылар. Чараның беренче өлешендә районның төрле оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар, гомумән поэзияне яратучылар Тукай шигырьләрен, Бәек Ватан сугышы турындагы шигырьләрне укыдылар.

Чарада катнашкан район башлыгы Азат Айзетуллов барысын да шигырият көне белән котлады.

Аннан соң барысы да Ял үзәгендә төрле “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан нәшер ителүче н газет-журналларсатып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International