Буалы әниләр, “Нечкәбил”дә катнашыгыз

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә “Нечкәбил-2016” әни булу матурлыгы һәм гаилә республика конкурсына старт бирелде.   Анда катнашу түләүсез, оештыру кертемнәрсез.

Гаиләгез белән республикада яшисез, бер һәм аннан күбрәк балагыз бар икән, конкурста һич икеләнмичә көчегезне сыный аласыз. Сайлап алу турында гаиләне әни кеше тәкъдим итәчәк. Ә сайлап алу этабы быел Буада узачак.

Тулырак мәгълүмат алу өчен район ЗАГС бүлегенә  (телефоны: 3-20-02) мөрәҗәгать итә аласыз.

Катнашыгыз, җиңегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International