Буада чәчүгә чыктылар

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Моңа беренчеләрдән булып “Авангард” агрофирмасы, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалы һәм “Кыят” җәмгыяте керештеләр.

19 апрельгә “Авангард”та  235 гектарда борчак, язгы бодай һәм арпа, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалында 122 гектарда берьеллык үлән, “Кыят”та 20 гектарда солы чәчтеләр.

Моннан тыш, район буенча   19208 гектарда чәчелгән уҗым культураларының 9681 гектарында, 16605 гектардагы күпьеллык үләннәрнең 2347 гектарында үсентеләр тукландырылды, 817 гектарда  уҗымнар,  4544 гектарда күпьеллык үләннәр, 6319 гектарда сукаланган һәм пар җирләре тырмаланды, орлыкларның 87 проценты инкрустацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International