Буалы яшь техниклар Россиядә беренче унлыкта

2016 елның 22 апреле, җомга

Мондый уңышка мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Роман Соловьев җитәкчелегендәге “Робототехника” түгәрәгендә шөгыльләнүче 5 номерлы мәктәп укучылары иреште.

Аларның Мәскәүгә  “Робофест-2016” VIII Бөтенроссия фестиваленә барачакларын хәбәр иткән идек инде. 9 “А” сыйныф укучылары Нияз Маннаповтан һәм Илназ Әхмәдуллиннан, 5 “Б” сыйныфтан Радик Бихуҗиннан, Владимир Журавлевтан һәм Булат Низамовтан торган “West” командасы “ИкаР – Россиянең инженер кадрлары” бәгесендә җиденче, “Hello, Robot! Траектория – Квест” ярышында сигезенче урын алды. Фестивальдә   1 меңнән күбрәк команда һәм 3 мең робот техникасын сөюче катнашкан.

Татарстанны исә Казаннан һәм Яр Чаллыдан тагын ике команда тәкъдим иткән. 

Буалы яшь техникларны тәбриклибез, киләчәктә тагын да зур җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International