“Алтынчәч” балалары һәм аларның әти-әниләре сыерчыкларны каршылый

2016 елның 22 апреле, җомга

Икенче кече төркемнән Сергеевлар, Хышовлар, Якуповлар, Әхмәтовлар, Насыйбуллиннар, Рәхмәтовлар, уртанчылар төркеменнән Дмитриевлар, өлкән төркемнән Якуповлар, Хафизовлар, Сафиуллиннар, Салаватуллиннар, Ильиннар, Фәхретдиновлар, Курмышкиннар, әзерлек төркеменнән Җаббаровлар, Хәсәновлар, Никандровлар, Мифтаховлар, Минһаҗевлар, Никитиннар, Әбүбәкеровлар гаиләләре аларга оялар ясадылар. “Алтынчәч” тарафыннан оештырылган “Сыерчыкларны каршылыйбыз – сыерчык оясы ясыйбыз!” акциясе кысаларында аларны кыр ышыклау полосасындагы агачларга элеп тә куйдылар. Акциядә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International