Буа муниципаль районындагы халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре тарафыннан район үзәк китапханәседә “Подросток”, “Преодоление” “Радуга” клублары әгъзалары өчен Габдулла Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган чара уздырылды.
Балалар зур кызыксыну белән Тукайның авыр тормыш юлы, авырлыкларны ничек җиңүе турында тыңладылар. Бөек шагыйрьнең халык күңелендә игелеклелек уяту, бер – береңне хөрмәт итү һәм кадерләү, илеңнең патриоты булу кебек сыйфатлары белән таныштылар. Очрашу ахырында балалар өчен сәяхәт оештырылды. Яшьүсмерләр шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
“Гармония” белгечләре һәм балалар китапханә хезмәкәрләренә кызыклы очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.