Бүген ЮХИДИ бүлекчәсе административ бинасы территориясендә “Имин тәгәрмәч” яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы узды.

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

Анда район мәктәпләре укучыларыннан торган 21 команда катнашты. Һәркайсында 4 катнашучы иде.

Конкурс дүрт этаптан торды:  велосипедны фигуралы йөртү, тыкрыкта юл хәрәкәте көйләүне белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, иңади конкурс. Барлык нәтиҗәләр буенча шәһәрнең 5  номерлы мәктәбе беренче, 1 номерлы лицей икенче, Иске Суыксу авылы мәктәбе командасы өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һҗм бүләкләр тапшырылды.

5 номерлы мәктәп командасы 27 апрельдән 2 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә узачак  бәйгенең республика ярышларында район данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International