Буада Габдулла Тукайны искә алдылар

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Җирле шагыйрьләр, шигырь сөючеләр, мәктәп, балалар макчалары коллективлары шәһәр үзәгендәге зур сәхнә янына җыелды. Район башлыгы Азат Айзетуллов үз чыгышында шагыйрьне искә алу , аның иҗатын киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурычыбыз булуын ассызыклады. Бәйрәмдә укучылар, балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар.  Укучылар арасында барган төрле бәйгеләрдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр Мактау грамоталарына лаек булдылар. Бәйрәмдә катнашкан җирле  шагыйрьләр шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International