Дүшәмбе көнне барлык 9 сыйныф чыгарылышлары татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырдылар. Татар телле балалар тестлаштыруны М. Вахитов исемендәге гимназиядә, рус телле укучылар Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә уздылар.
Барысы да күнегелгәнчә: тугызынчылар укытучылары, сыйныф җитәкчеләре озатуында имтихан тапшыру пунктлары янына сынау башланганчы күпкә алдан җыелдылар. Көткән арада киңәшләр җиткерелде, кагыйдәләр кабатланды, уңышлар теләнде, тыныч булып, бар белгәнне “эшкә җигәргә” кушылды. Гомер-гомергә шулай булган. Инде укучыларга имтиханга үзләре белән бары паспорт, ручка һәм шоколад, сок кына алырга яравы, телефоннар тыелу – бу нисбәттән балаларны да, имтиханны оештыручыларны, кү-зәтүчеләрне дә металл эзләгеч аша тикшереп кертү, аудиторияләрдә барысы да видеокүзәтү астында булу да бүген беркем өчен яңалык тү-гел. Әмма дулкынланулары да аңлашыла. Каушап калмабызмы, белгәнебез дә онытылмасмы, диләр. Үз-үзләренә ышанучылар да аз түгел. Азрак икеләүнүчеләр дә, әзер булучылар да барысы да бер үк шартларда 2,5 сәгать дәвамында бар белгәннәрен контроль-үл-чәү материалына теркә-деләр. Сүз уңаеннан, алар-ны имтихан тапшыру пунктлары ишеге ачыл-ганда гына китерделәр һәм имтихан башланырга 15 минут калганчы штабта сакладылар. Мин күзәтүче булган Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптәге пункт җитәкчесе Люция Исхакова аннан КИМнар, җаваплар, тер-кәү бланклары белән шәхси җыелмаларны аудиторияләргә өләшеп чыкты. Нәкъ сәгать 10да имтиханга старт бирелде. Бу көнне имтихан биргән 447 укучының алган бе-лемнәре ни дәрәҗәдә булуы, аны ничек куллана алулары ике атнадан соң билгеле булачак.
Ә инде 26 майдан алар өчен имтиханнарның төп этабы башлана. Бу көнне җәмгыять белемен, химияне, информатиканы, рус әдәбиятын, 28 майда чит телләрне сайлаучыларны сынау көтә, математика буенча имтихан 31 майда, рус теленнән 3 июньдә булачак. Төп этапны 9 июньдә география, тарих, биология һәм физика буенча имтиханнар төгәлли.
Унберенче сыйныфлар-ның сынаулары 27 май көнне география һәм рус әдәбияты белән башлана. 30 май көнне рус теленнән, 2 июньдә математиканың база, 6 июньдә профиль дәрәҗәсеннән имтихан тапшырырга туры киләчәк. 8 июнь җәмгыять белемен сайлаучыларга бирелә. 10ында чит телләр буенча телдән, 14ендә язма имтихан көтә. Бу көнгә шулай ук биология буенча сынау да билгеләнгән. 16 июньдә информатика, тарих һәм 20сендә химия, физика буенча имтиханнар булачак. Быел район мәктәпләрен 198 укучы тәмамлый. Аларга да тугызынчыларга да имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез.