АК ТЕЛӘКЛЕ ШАГЫЙРЬ

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Гөлләр чәчәк атсыннар

сәйләннәрдән төс алып,

Чәчәк атсын кешеләр

мәхәббәттән көч алып.

Р. Харис

Ренат Харис... Бу исемне телгә алуга, татар шигъриятенә көчле бер шигъри дулкын булып килеп кергән Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мин-галим, Гәрәй Рәхим кебек шагыйрьләр күз алдына килә. Бу гади генә буын түгел, ничә гасырлык традицияләре булган шигъриятебезне үз иҗатлары белән сугарып, баетып,  яңа  офыкларга күтәргән буын бу! Әдәбиятта һәр-берсенең иҗаты үзенчәлекле, кабат-ланмас аларның, һәр шагыйрьнең үз йөзе, үз тоткан мәсләге, кыйбласы бар.

Ренат Харис – беренче шигырьләре белән үк поэзия сөючеләрнең күңелләрен җәлеп иткән, инде әдәбиятта үз юлын тапкан шагыйрь. Бүгенге көндә берничә дистәдән артык шигырьләр җыентыгы авторы. Һәр җыентык шагыйрьне шәхес буларак укучы өчен ача бара.

Әдәби тәнкыйтьтә Р. Харис әсәрләре турында төбенә тоз коеп сөйләшү күп-тән килә. Әдипнең иҗатын галимнәр дә,әдәбият мәйданына яңа аяк басып килүче шагыйрьләр дә,вуз студентлары да,мәктәп укучылары да тирәнтен өйрәнеп,фәнни һәм эзләнү эшләре язалар.Буа районы академик Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” дигән республикакүләм Ренат Харис укулары ничә ел рәттән оештырыла.Якташ шагыйребезнең иҗаты хакында әлеге укуларда катнашкан эзләнү эш-ләрен туплап,һәр елны фәнни җыентык бастырып чыгарыла. Әлеге укуларда Ренат ага Харис –үзе дә һәрчак көтелгән кунак.

Р. Харис – бүгенге көндә шигъри иҗат белән иң җитди шөгыльләнүче, сүзнең илаһи көченә, тылсымына ышанучы шагыйрьләребезнең берсе. Кызганычка каршы, әдипнең иҗаты мәктәп программасына аз кертелгән. 8 нче сыйныфта сыйныфтан тыш уку өчен укытучы һәм укучылар сайлавы буенча «Ант суы» яки «Борылышта» поэмасы бирелә. Әдип иҗатын өйрәнү өчен яңадан 11 нче сыйныфта гына 2 сәгать вакыт каралган. Шушы 2 сәгать эчендә өйрәнү өчен «Ат иярләү», «Ант суы», «Җәлилчеләр» поэмалары, «Кеше» ораториясе тәкъдим ителә. Ә бит Ренат аганың укучылар белән өйрәнердәй бик матур шигырьләре дә җитәрлек.

Шул максатны күздә тотып, быелгы укуларның юнәлешләрен үзгәрттек.Конкурсантлар Ренат Харисның берәр шигырен яттан сөйләп, аңа ачык хатлар яздылар, кул эшләре белән катнаштылар. Әлеге укулар республикабыздагы район мәктәпләрендә шагыйрь иҗатына карата кызыксыну зур булуын күрсәтте.

Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре ту-ган илгә, аның ямьле табигатен, шул хозурлыкның бердәнбер хуҗасы – кешене олылауга багышланган. Р. Харис илне данлау, олылау белән генә чикләнми. Шагыйрь хисенең нигезендә туган илнең мәңгелегенә иман, ышаныч ята. Р. Харисның та-тар халкына, аның тарихына, аның ачы язмышына багышлап язылган шигырьләре дә бик күп. Аларда – татар өчен горурлык хисләре дә, татарны олы итеп, башка халыклар белән тигез итеп күрәсе килү теләге дә. Кеше һәм табигать, аларның үзара мөнәсәбәте дә – Р. Харис иҗатындагы төп темаларның берсе. Шагыйрь халык әхлагында, аның көнкүрешендә, гадәт-йолаларындагы якты якларны шигъри әйләнешкә кертә. Ренат Харис шигырьләре – чынлап та тормыш күренешләренең олы мәгънәсен ачучы әсәрләр. Бу иҗат дөньясында фикер һәрвакыт тирәнгә, фәлсәфи катламнарга кереп китә, кеше гомере, аның рухи яшәеше проблемаларына барып чыга. Шагыйрь иҗатының поэзия өчен төп кыйммәте дә шунда: ул бүгенге шигъри сүзнең көчен арттыруга зур өлеш кертә. Р. Харис иҗатыннан башка әдәбиятыбыз шактый көчсезләнеп, төссезләнеп калыр иде. Бай тарихлы, олы шигърияттә генә ак теләкле Ренат Харис төсле шагыйрь була ала!

Якташ шагыйребезне 75 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Исәнлек, сөенечләргә күмелгән гомер юлы телибез.

Гөлнур Айзат, Буа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International