Буа муниципаль районындагы халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Яхшы нәтиҗәле ата – аналар мәктәбе” программасы көсаларында үзәктә исәптә торучы ата – аналар белән очрашу оештырды.

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Яхшы нәтиҗәле ата – аналар мәктәбе” программасы көсаларында үзәктә исәптә торучы ата – аналар белән очрашу оештырды. Очрашуның максаты ата – аналарга исерткеч эчемлекләрнең кеше әгъзаларына начар тәәсире, гаиләңә,якыннарыңа ярату,хөрмәт итү хисләрен югалтмаска кирәклеңне җиткерү иде.

         Очрашу барышында лекция укылды hәм гаиләдәге тәрбия тәртипләре буенча тест оештырылды. Психолог баланың үсешендә,тәрбиясендә үз-үзенең тотышында ата – ананың роле hәм җаваплы булуын җиткерергә торышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International