ПРОБЛЕМАЛАРНЫ – КҮМӘК КӨЧ БЕЛӘН

2016 елның 29 апреле, җомга

Шушы көннәрдә муниципаль район  башлыгы Азат Айзетуллов мәдәни үсеш үзәгендә район эшмәкәрләре белән очрашты. Анда җитди сөйләшүгә дә, сорауларга-җавапларга да, бүләкләүләргә дә урын булды.

Азат Айзетуллов башта  районда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән кыскача таныштырды.

–  Проблемалар күп, хәлдән килгәннәрен бергәләп чишәрбез, икъдисадны үстерербез дип ышанам. Бирегә дә шул максатта җыелдык. Районда җитештерү мәйданчыгы булдырырга маташабыз. Ни сәбәпледер, әлегә буалылардан анда барырга теләк белдерүчеләр юк. Ә шартлар кызыкмаслык түгел – барлык уңайлыклар тудырылу белән бергә  3 елга салымнан азат итү дә көтә, – диде ул. Залда утыручылар арасында бу уңайдан сорау бирүче, тәкъдимнәрен җиткерүче булмады. Ә менә район архитекторы Ринат Гыйльфановның тышкы реклама, җирдән файдалану кагыйдәләре, төзекләндерү, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоровның территорияләрдә чисталык булдыру турындагы чыгышлары вакытында алар яуды гына. Рекламага кагылышлылары сорау рәвешендә генә булса, чисталыкка килгәндә, бик күпләр, мәсәлән,  шәһәрдәге тузанга,  тротуарларның газоннардан астарак булуына, “Тургай” сәүдә комплексы каршындагы стоянкада асфальт юклыгына канәгатьсезлек белдерделәр.

Тротуарлар күп җирдә әле салыну стадиясендә генә, бордюр кырыйларыннан тузанны җыю өчен тузан суырткычлар алу мөмкинлеге юк, балчыкны шәһәр эченә күбрәк “КамАЗ” автомобильләре ташый, сәүдә предприятиесе каршында төзеклекне аның хуҗасы тәэмин итәргә тиеш – җитәкче-белгечләренең җаваплары шуннан гыйбарәт. Гәрчә, бу беркем өчен дә яңалык түгел. Кайбер эшмәкәрләр чисталык, төзекләндерү проблемаларын гаеплеләрне җаваплылыкка тартып кына хәл итәргә кирәк дип саный. Азат Айзетуллов исә киңәшләшеп эшләүне кулай күрә һәм  проблемалар белән бергә конструктив чишелеш тәкъдим итүләрен дә сорый.  Эшмәкәрләр бер-берсеннән киңәш сорау, вак-төяк проблемаларны хәл итү максатында интернетта үз төркемнәрен дә булдырганнар. Бу көнне  Буа районында эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге рәисе Азат Исмәгыйлев төрле программалар турында сөйләде, шартлары белән таныштырды.  Алар белән кызыксынучылар да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International