КОТЫРУ ЧИРЕНӘ КАРШЫ – ВАКЦИНА

2016 елның 29 апреле, җомга

Шушы көннәрдә район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлекчәсе  һәм аучылар җәмгыяте белән берлектә кыргый  ерткыч җәнлекләрдә котыру чирен кисәтү максатында вакциналаштыру үткәрделәр. Барлыгы 10 мең доза “Рабивак-О/333” вакцинасы таратылды.

Берләшмә директоры урынбасары Айнур Исхаков әйтүенчә, алдавычлар төлкеләр, сукбай этләр күп йөргән урыннарга – 1 квадрат километрга 25 брикет исәбеннән районның барлык авыллары тирәләренә, урманнар, кыр ышыклау полосалары янына, чокырлы урыннарга куелган. 7 көн үткәннән соң ул урыннар вакциналарның ашалуын ачыклау максатында кабат тикшерелә. Беренче көнне куелган урыннар күздән кичерелгән инде. Вакциналы  алдавычлар табылмаган. Әлеге брикетларның “эш тәртибе” шундый – алар эченә яшерелгән ампула чәйнәгәндә ватылып, эчендәге вакцина яра аша төлке организмына эләгергә тиеш. Ә моны инде бер ай үткәч ачыклаячаклар. Аучылар 10 төлкене атып алачаклар һәм  алар  лабораториягә тикшерүгә җибәреләчәк. Сүз уңаеннан, былтыр кайбер авыллар тирәләрендә төлкеләрнең күп булуы, аларның хуҗалыклардан каз-тавыкларны урлавы турында газетабызда да яздык. Айнур Исхаков раславынча, кыш айларында бу уңайдан да эшләр башкарылган. Аучылар  80нән күбрәк төлкене атканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International