КОРЫ ҮЛӘН, ЧҮП-ЧАР ЯНДЫРМАГЫЗ

2016 елның 29 апреле, җомга

Еш кына йорт яны территорияләрендә, кырларда, чокырларда чүп-чар, коры үлән яндыру аркасында янгын килеп чыга. Үткән еллар статистикасы мондый аяныч хәлләрнең яз айларына туры килүен раслый.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, административ характердагы чаралар күрелүгә карамастан, халык корыганны яндыруны дәвам итә. Учакны карап, саклап торганда бернәрсә дә булмый дип уйлый. Әмма үлән буенча таралучы утны бер генә кеше йөгәнли алмый. Быел үткән елгыдан калган биек үскән үлән күп, аңа ут элгәндә зур куркыныч тудырачак. Шуңа учак ягу гына түгел, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы белән дә сак булырга кирәк. Бер кешенең ваемсызлыгы аркасында башкалар да каза күрергә мөмкин. Аннан коры үләнне яндыру аркасында туфракның уңдырышлы катламы юкка чыга, ул  торгызылсын өчен ким дигәндә җиде ел кирәк булачак. Кырларда камылны яндыру тыелуын авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә истән чыгармаска тиеш.  Авыллар тирәләрен сукалап чыгу да мәслихәт. Инспектор раславынча, республика территориясендә термонокталарны (коры үлән, камыл яндыру фактларын) ачыклау буенча космос мониторингы үткәрелә. Алар буенча мәгълүматлар күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль бүлекчәләренә административ яки җинаять эше ачу өчен җибәрелә. Үлән яккан өчен физик затларга штраф күләме 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Һәр янгын артында кеше кайгысы тора. Агымдагы елның беренче кварталында 11 янгын чыккан, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 очракка күбрәк. Ут 3 йортка, 2 квартирага, 6 корылмага һәм 1 транспорт чарасына зыян салган. Матди зыян 784 мең сумнан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International