26 апрельдә шәһәр үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Анда шулай ук “Без Тукайлы халык – мәңгегә” район иҗат конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.
Бәйрәм шәһәрнең “Батыр” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында Габдулла Тукайның “Сабыйга” шигырен сәхнәләштерүдән башланды.
-Күрәсезме, шигырь бер гасыр элек язылуга карамастан, актуальлеген югалтмаган. Тукай белем-нең мөһимлеген гади итеп әйтеп бирә алган. Аның һәр әсәрендә шундый тирән мәгънә ята. Бүген без бөек шагыйребезне искә алганда иҗатына сокланабыз һәм аның белән горурланабыз. Тукайны укып үскән буыннар илгә җиңү алып килде, хәрабәләрдән аяк-ка бастырды. Бүгенге яшьләребезнең дә аның иҗаты яхшылыкка илтүче юл булуын аңлауларын күреп сөенәбез,- диде яшьләргә мөрәҗәгать итеп, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов. Ул шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үткән җирле шагыйрә Динә апа Камалетдиновага иҗат уңышлары теләп, чәчәк букеты бүләк итте. Аннан соң сәхнә тагын нәни башкаручыларга бирелде.
Тантананың икенче өлешендә район үзәк китапханәсе оештыру-ындагы традицион шигырь сөйләүчеләр кон-курсында җиңүчеләр-не бүләкләделәр. Кон-курсның җюри әгъзасы Илүзә Фәткуллина бел-дерүенчә, быел аны тагын да зуррак итеп оештырырга булганнар. Апрель башында район үзәк китапханәсендә өч көн буе бәйгенең сайлап алу туры узган. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары Тукайның ши-гырьләрен сәнгатьле итеп укуда, Россиядә кино, Татарстанда су саклау зоналары елына багышлап шигырьләр язуда оста-лык сынаганнар, җирле шагыйрьләребез дә үз иҗат җимешләрен тәкъдим икәннәр. Азат Айзетуллов бәйгеләрдә җиңүчеләрнең барысын да тәбрикләп, Мактау грамоталары тапшырды. Әлеге конкурсның тагын бер үзенчәлеге бар: шигырьләрне иң оста сөйләүче ике укучыга шигырь бәйрәмен алып бару хокукы бирелә. Быел моңа М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары Назлыгөл Галимова белән Рифат Ибраһимов лаек бул-дылар. Бу көнне Ял үзәге хезмәткәрләре оештырган “Тукайның тылсымлы дөньясы” рәсем кон-курсына да йомгак ясалды. Иң яхшы эшләр күргәзмәгә дә куелган. Конкурсны оештыручы Равия Гайнатуллина белдерүенчә, балалар рәсемнәрендә Тукай әсәр-ләрен һәр нечкәлегенә кадәр чагылдырырга ты-рышканнар. Иң әйбәтләрен сайлап алырга да авыр булган хәтта. Шулай да икесен – 5 номерлы мәктәптән Наилә Хәсәе-нова белән Милана Исхакованың рәсемнәрен ае-рым атамау мөмкин түгел.
Сәхнәдән җирле шагыйрь-ләребезнең үз әсәрләрен укулары буалылар өчен бәйрәм бүләге булды. Ә анда ерак авыллардан да килүчеләр бар иде. Исәк авылыннан өлкән яшьтәге Ирек Кәримовның Шигырь бәйрәмен кал-дырганы юк.
– Аның кысан биналардан чыгып, урамда оештырылуы ошый миңа. Ул Тукайның үзе кебек ихлас, якты бәйрәм. Ходайның рәхмәте, шул көнне кояш та чыкмыйча калганы юк, – ди. Бу көнне сәхнә һәркем өчен ачык иде, бик күпләр анда күтәрелеп, Тукай шигырьләрен укыдылар.