Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән Яз һәм хезмәт бәйрәмен Үзәк стадионда каршы алдылар. Хезмәткәрләр балаларны бәйрәнең тарихы белән таныштырдылар, концерт карадылар, уеннарда катнаштылар, чара ахырында “Һәрвакыт булсын кояш” дигән темага рәсем конкурсы оештырылды. Бәйрәнән һәр бала бүләкләр белән кайтып китте.