Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү кысаларында Буа муниципаль районында сугыш ветераннарын хөрмәтләү чаралары үткәрелә. Безнең районда 55 Бөек Ватан сугышында катнашучысы һәм инвалиды яши, аларның һәрберсенә район оешмалары һәм мәктәпләре беркетелгән.
Гадәти 1477 сугыш ветеранына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов һәм Буа муниципаль районы Башлыгы А.К.Айзетуллов исеменнән котлау хатлары җибәрелде. 425 Бөек Ватан сугышында катнашучысы, инвалиды һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары азык-төлек ңыелмалары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм алдыннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре авыл җирлеге советлары ярдәмендә ветераннарны йөреп чыктылар. Бу чараның максаты - Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын яңарту. Бу эш нәтиҗәсендә 1477 Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль паспорт яңартылды