Буалылар, “Үлемсез полк”ка кушылыгыз!

2016 елның 6 мае, җомга

9 май көнне шәһәрнең үзәк мәйданында булачак Җиңү парадында  быел да “Үлемсез полк” мәйдан әйләнәчәк. Аңа һәркем кушыла ала. Моның өчен яу кырында һәлак булган, аннан кайткач үлгән якыннарыгызның зурайтылган портретларын тотып иртәнге сәгать 9да район хәрби комиссариаты янына килергә кирәк.  Авылларда яшәүчеләр үз җирлекләрендә узачак тантаналарда катнашачаклар.

Безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне онытмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International