Сталинград урамнарында барган сугышларда һәлак булган әтием Камәретдин Гыйльметдинов турында һәр документ, аның саргайган фотолары иң кадерле ядкарь миңа. Ә аңа үлгәннән соң бирелүче I дәрәҗә Ватан сугышы орденын соңгы истәлеге итеп саклыйм.
Түбән Наратбаш авылында туган, сугышка кадәр Бикмураз авыл Советы рәисе, район юл бүлеге начальнигы булып торган һәм аңа кадәр полк мәктәбен тәмам-лап хәрби “закалка” алган әтием сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Калинин фронтында взвод командирыннан рота командирына күтәрелә. Шул вакытта аңа беренче сугышчан бүләге – Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Дон фронтында әтием дивизия инженеры була, капитан дәрәҗәсе ала. Кыюлыгы, грамоталы эш итүе өчен күкрәгенә “Батырлык өчен” медале дә беркетелә. 1943 елның 30 гыйнварында Сталинград урамнарында барган сугышларда ул батырларча һәлак була, 1 февральдә шәһәр зираты янында 112,5 метр биеклектә җирләнә. “Батальон капитан Гыйльметдинов йөзендә иң яхшы командирын, куркусыз сугышчысын – геройны югалтты. Командир – герой Гыйльметдиновның истәлеге батальон тарихында мәңге сакланыр. Аның батырлыгы, командалык итүе үрнәгендә сугышчылар һәм командирлар дошман белән алдагы сугышларны алып бару өчен тәрбияләнә”, дигән юллар бар батальон командиры, өлкән лейтенант Журовский, аның политчасть буенча урынбасары, өлкән лейтенант Иванов имзалаган, әниебез Фәсәхәтбануга җибәрелгән хатта. Анда Ка-мәретдин Гыйльметдиновның сугышчан батырлыгы өчен дивизия командованиесе тарафыннан һәлак булганнан соң хөкүмәт бүләгенә – I дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим ителүе турында язылган иде.
Өч бала тотып тол калган әнием әтиемне югалту хәбәре белән бик авыр килеште. Аннары, 1946 елда, апам үлде. Ничек авыр булса да, язмыштан узып булмый. Без үстек. Мин ФЗОдә укыдым, аннары укытучы булып киттем. Шул елларда Казанда Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин белән очраштым. Әтием турында сөйләштек. Ул миңа аның тапшырылмаган ордены язмышын хәл итәргә вәгъдә бирде. Каядыр хатлар юллады. Һәм беркүпмедән соң әтиемнең үлгәннән соң бирелгән I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Буа хәрби комиссариатына кайтып иреште. Ул чакта мин Казанда идем, әниемне дәштереп тапшырганнар. Соңрак хәзерге Волгоград шәһәрендә әтием Камәретдин җирләнгән урынны да белештем. Шәһәрдә төзелешләр башлангач анда-санда сибелгән каберләрдән сугышчыларны Мамай Курган итәгенә туганнар каберлегенә кабат җирләгәннәр. Калын китап итеп язылган бик озын исемлектә әтием исем-фамилиясе дә бар иде.
Наил Гыйльметдинов.