РӘХМӘТ СИҢА, ҖИҢҮ СОЛДАТЫ!

2016 елның 6 мае, җомга

Күп авылларда бер сугыш ветераны да калмаганда, шөкер, Ырыңгы аларга  “бай” әле. Биредә ветераннар икәү – Кирилл Тимряков (рәсемдә сулда) һәм Михаил Матросов.

Көзгә бер-бер артлы 91 яшьләрен тутырачак авылдашлар 1943 елда яу кырына да бергә чыгып китәләр.

– Горький шәһәренең Мәскәү вокзалында аерылыштык без, – ди Кирилл Степанович.

– Чынлапмы? Ә мин хәтерләмим дә инде, –  дип сүзгә  кушыла Михаил Петрович. Бүген  аны истә тотмау гаеп тә түгел. Иң мөһиме –  Михаил дәдәй 5, Кирилл дәдәй 7 ел йөреп, исән-имин туган авылларына әйләнеп кайтканнар, тыныч тормышта хезмәт куйганнар һәм  71нче Җиңү язын каршыларга җыеналар. Яу кырында башын салган 126, аннан кайтып вафат булган 99 авылдашларын тагын бер кат искә алачаклар алар.

–  9 Май иртәсендә яхшы кәеф белән уянабыз, тагын бер Җиңү язын каршылаганыбызга, бер-беребез белән очрашуыбызга шатланабыз. Авырту-сызлаулар онытылып торгандай була.  Хәер, болай да еш күрешәбез. Еллар үзен сиздерә, сәламәтлек тә чамалы, билгеле, шулай да әле аякта йөрер чама булганда, аралашырга, кызыксынырга, онытылганны яңартырга кирәк, – диләр өлкәннәр бертавыштан. Кызыксыну дигәннән, икесе дә укырга яраталар. Газета-журналлар гына да түгел. Кирилл Степанович яңа атласны өйрәнәм, искесе белән чагыштырам, ди. Михаил Петровичка исә китапханәдә эшләүче килене матур әдәбиятны ташып кына тора. Ул әле йорт эшләрендә дә “йөгереп” йөри. Иртәнге сәгать 4тән торып, маллар караша. Рәхмәт үзләренә, инде бер кат авыл үзәгенә килеп, медпунктта табиблар тикшерүе узсалар да, чакыруыбызга каршы килмәделәр. Парад киемнәрен киеп паркка килделәр. Исән булыгыз, ветераннарыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International