ЙӨРӘККӘ УЕЛГАН

2016 елның 6 мае, җомга

Рифат Гыймадиев, Буа шәһәре:

- Илебездә сугыш “ишек какмаган” йорт сирәк.  Әтиебез Федор Семенович та җиде ел хәрби хезмәттә була. Ул 1939 елда 21 яшендә Совет Армиясенә чакырыла. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк  яу кырына керә. Ленинград фронтының 16 армиясендә миномет бүлекчәсе командиры буларак сугыша. Ә Тихвин шәһәре өчен барган сугышларда, командир һәлак булгач, взвод белән идарә итүне үз өстенә ала. 1942 елның апрелендә Старая Русса шәһәре өчен бәрелештә каты яралана. Шул ук вакытта пулеметтан атуын да туктатмый. “Батырлык өчен” медале  шушы батырлыгы өчен бирелә. 1943 елда әтиебезне Хабаровск хәрби-сәяси училищесына җибәрәләр. Анда ул тизләтелгән курсларда белем алганнан соң, 1944нең апрелендә, лейтенант  дәрәҗәсе алып чыга һәм сугыш юлын артиллерия батареясе командиры сыйфатында Карелия фронтында дәвам итә. Дүрт айдан күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Җиңелчә яралана. Җиңү елының гыйнварыннан өченче Украина фронтында сугыша башлый. “Венгрия җирендә сугышуыбызны бүгенгедәй хәтерлим. Будапешт өчен барган сугышларда катнашырга туры килде. Гитлерчылар безне Дунайга кысрыкларга тырыштылар, тик берни барып чыкмады. Шарвар шәһәренә җитәрәк безнең гаскәрләрне туктатырга тагын бер омтылыш ясап карадылар. Әмма барысы да безнең көчле орудиеләребезнең аларның ныгытмаларын тар-мар итү белән тәмамланды. Варлалота шәһәре өчен бәрелешләрдә безнең батареяга дошманның ут нокталарын юк итәргә кушылды. Көчле артиллерия уты белән берничә бронетранспортерны һәм танкны яндырдык. Шул сугышларда күрсәткән батырлыклар өчен артиллеристларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнделәр. Миңа икенче Кызыл Йолдыз ордены тапшырдылар”, – дип еш искә ала иде ул. Җиңү көне килсә дә, әтиебез өчен сугыш дәвам итә әле. Ул 1946 елның 5 июленә кадәр  Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы сугыша.  1963 елдан соңгы көннәренә – 1980 елның августына хәтле Буа район халык суды рәисе вазифасын башкара. Без,  92 яшьлек әниебез Рәшидә, өч баласы, алты оныгы, өч оныкчыгы данлы сугыш юлы һәм районның суд-хокукый системасына, суд органнарының матди базасына керткән өлеше белән горурланабыз. Сагынабыз, еш искә алабыз, ә ел саен Җиңү көне алдыннан хатирәләр аеруча яңара. Ветераннарыбызның сафы көннән-көн сирәгәюе йөрәкне әрнетә. Рәхмәт сезгә, илгә тынычлык яулаучылар!

Кира Егорова, 1 номерлы мәктәпнең, 3 “А” сыйныф укучысы:

–  Әле былтыр гына Бөек Җиңүнең 70 еллыгын  әтиемнең әбисе Анна Ермолаева белән бергә каршылаган идек. Ә быел ансыз гына... Ул 1924 елда Рус Кырлаңгысы авылында ишле һәм тату гаиләдә туа. Фронтка беренче булып әтиләрен алалар, аңа 1941 елда ук “кара пичәтле кәгазь” килә. Әниләре кайгыдан ни эшләргә дә белми. Тиздән кызы да повестка ала. Аңа ул чагында 18 яшь була. Кечкенә, әмма гаиләдә өлкән бала: “Мин яу кырына Ватанны сакларга барам”, - дип катгый итеп әйтә. Әнисе елый, әмма бу гына ярдәм итми. Биш бала белән ялгыз калырга туры килә. Әбиемне фронтка рядовой итеп җибәрәләр, өйрәнүләрдән зенитчы  булып чыга. Укудан соң Горький заводын саклый, анда ул өч ел хезмәт итә.

Әбием сугыш турында сөйләргә яратмый иде, хәтта фильмнарны да карамаска тырышты. Ул медальләр белән бүләкләнмәгән, бары юбилейлыларын гына алган. Ә бу мөһим түгел – иң мөһиме ул куркыныч сугыштан исән-сау кайту, алга таба яшәү һәм гаилә булдырып, балалар үстерү. Еллар үтә, әбием “байый” - ике ул, бер кыз үстерә, 5 оныгын һәм шулкадәр үк оныкчыгын күрергә насыйп булды. Әбием бәйрәм салютын карарга ярата иде. Шатлана, аннан читкә китеп, беркемгә дә күрсәтмәскә тырышып, күз яшьләрен сөртә һәм дога кебек “Ходаем, сугыш кына булмасын” дип кабатлый иде. Ә бүген аны юксынып, без елыйбыз һәм теләген кабул булсын иде дип телибез. Сугышлар кабатланмасын, ветераннарыбыз озак яшәсен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International