Тугач та матур итеп Нурия исеме кушканнар аңа – нур иясе. Ничәмә еллар инде Буаның бер генә бәйрәме дә әлеге мөлаем ханым катнашыннан башка узмый. Аның “зәңгәр экраннардан” котлаулар ирештерүен дә буалы телевизор караучылар көтеп алалар.
Аксу авылы кызының күңел түрендә укытучы булу хыялы яши. Тыйнак, сабыр, төпле акыллы – билгеле, аңардан бер дигән педагог чыккан булыр иде. Әмма мәктәп сәхнәләрендә матур итеп кичәләр алып барулар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү таланты да бар бит әле.
Тик Нуриянең хезмәт биографиясе ...машина төзү заводында станок артында башланды, ә мәдәният өлкәсе магнит кебек үзенә тартты. Сәнгатькә гашыйк кыз эштән соң йөгерә-йөгерә район мәдәният йортына хорда җырларга бара иде. Шунда үзенең мәдәният-сәнгатьтән башка яши алмаганлыгын аңлады. Хәзер инде методист Нурия Гайнуллованың мәдәният өлкәсендә 22 ел стажы бар. Иң нечкә кылларны тибрәтүче йомшак тавышы белән күпме концертлар, кичәләр алып барды. Методист буларак авыл мәдәният хезмәткәрләренең эшен контрольләде, киңәшләр бирде, дөрес юлга салды, тавыш күтәрмичә генә, матур итеп аңлатып бирү сәләте бар аңарда.
-Сәхнәдә дулкынландырамы?- дип сорыйм Нуриядән.
-Һәр концерт, кичә алдыннан дулкынланам. Җаваплылык хисе тоям, – ди ул.
Ә соңгы сигез елда Нурия Гайнуллова безнең дә коллегабыз. “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе эшли башлаганнан бирле экраннардан төшмәгән “Котлыйм сине!” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы ул.
-Нурия, син үзеңне күбрәк телевидение дикторы итеп тоясыңмы, әллә мәдәният эше якынракмы? - дим.
Ул матур итеп елмайды да:
-Мин ике эшемә дә гашыйк. Икесен дә тигез яратам, - дип җавап бирде. Ә бу мәхәббәт җавапсыз түгел – Нурия тавышына гашыйк меңләгән буалы бар, район мәдәният бүлеге аны оста методист хезмәтен дә югары бәяли. Шушы көннәрдә Нурияне котларга ике форсат бар, беренчедән, 6 май көнне ул Алтын юбилеен каршылый, икенчедән, күптән түгел коллегабызга “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Аңа бу уңайдан иң якты теләкләребезне ирештерәбез һәм аның “Хәерле көн, дуслар!” дип башлап, ягымлы сөйләвен буалыларга озак еллар тыңларга насыйп булсын, диябез!