“Ромашка” балалар бакчасында нәни шашкачылар көч сынашты

2016 елның 6 мае, җомга

“Яшь шашкачы” дигән исем астында узган әлеге турнирда районның 13 балалар бакчасыннан 14 команда катнашты. Нәни шашкачыларның уенын “Яшьлек” спорт мәктәбе тренеры Ринат Шараев хөкем итте. Аның җитәкчелегендә барлыгы 56 бала беренче урын өчен ярышты. Үз өеңдә диварлар да булыша дигәндәй, ромашкалылар турнирның лидеры булдылар, икенче һәм өченче урыннар “Светофорик”, “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасына йөрүче нәни шашкачыларга бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International