Буа музеенда Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Аруслановка багышланган экспозиция ачылды

2016 елның 6 мае, җомга

Бүген туган якны өйрәнү музеенда Дан орденының тулы кавалеры Зыатдин Аруслановка экспозиция тантаналы рәвештә ачылды. Экспозициягә Зиятдин Аруслановның I, II, III дәрәҗәдәге Дан орденнары, ”Германияне җиңгән өчен” медале,  сугыштан соңгы елларда Яр Чаллыда “КамАЗ” заводында эшләгән чорда “КамАЗ төзелеше ударнигы” кенәгәләре куелган. Шулай ук аның Дан орденнарын тагып төшкән фотосурәтләре һәм башка истәлекле экспонатлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International