Буада мәктәп укучылары сугыш ветераны белән очрашты

2016 елның 7 мае, шимбә

Үзәк китапханәнең 1 номерлы филиалында Хәтер дәресе үтте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераныи Юрий Ежов һәм шәһәрнең Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 5 “А” сыйныфы укучылары катнашты. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Ә Юрий Ежов үзенең сугыш турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Чара барышында сугыш турындагы фильмнардан өзекләр күрсәтелде, җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International