“ Яшь гаилә” клубы кысаларында чара уздырылды.

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Халыкара гаилә көнең билгеләп үтү уңаеннан Буа муниципаль районындагы ЗАГС бүлегендә “ Яшь гаилә” клубы кысаларында чара уздырылды. Бу чарада ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, халлыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “ Гармония” психологлары, Буа ветеринар техникумы студентлары катнашты.

Чарада: гаиләне саклау,гаилә коруга ныклы караш, тискәре адымнар ясамау турында сораулар кузгатылды.

Студентлар арасында “Гаилә керемен ничек сакларга” дигән мини – уен оештырылды. Чара ахырында “Гаилә йолалары” дигән бик күп кирәкле мәгьлүмәт тупланган китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International