КИЛЕП ҖИТТЕК: ТҮЛӘҮЛӘРНЕ ӨЙДӘН ГЕНӘ БАШКАРЫП БУЛА

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

“Простоквашино” мультфильмы герое – “почтальон” Печкин кебек “Техника кая барып җитте?!” дип гаҗәплә-нергә генә кала: хәзер барлык түләүләрне  башкарыр өчен озын чиратларда да торасы, хәтта өйдән дә чыгасы түгел, бары тик берничә минутка компьютер каршына гына утырырга гына кирәк.

Сүз gosuslugi.ru дәүләт порталы турында бара. Берничә ел элек гамәлгә кертелгән әлеге интернет-ресурс халык арасында көннән-көн популярлаша. Статистика күрсәткәнчә, 10 кешенең 8е порталда теркәлә. Моның өчен бары тик паспорт, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС аның 11 саннан торган номеры), кесә телефоны яки компьютердагы электрон элемтә генә сорала. Әлеге документлар теркәү узу яки шәхси кабинетыңны булдыру өчен кирәк. gosuslugi.ru дәүләт порталына кергәч, “теркәлергә” дигән сүзгә басарга, анда чыккан “тәрәзә”дә исем-фамилияне, электрон элемтәне яки кесә телефоны номерын күрсәтергә кирәк. Аннан соңгыларына код җибәрелә. Шуны кертеп, үзегез генә белә торган пароль уйлап табарга, аны ике кат җыеп, “расларга” төймәсенә басу мөһим.

Теркәлүнең беренче этабыннан икенчесенә күчәбез. Аннан система шәхси мәгълүматларны сораячак. Биредә паспорт һәм пенсия иминиятләштерү танык-лыгының номерларын күрсәтәбез. Аларның дөреслеген система тик-шерә. Дәүләт хезмәт күрсәтү барлык төрләре белән куллану өчен соңгы этапны – шәхси язылуын гына үтәргә кирәк. Моның өчен порталдагы сылтама аша “Сезнең шәхесне раслау” битенә күчеп, андагы барлык күрсәтмәләрне үтәргә. Бу сайтта һәрбер кешенең шәхси кодын булдыру өчен кертелгән. Әлеге соңгы баскыч та дөрес үтәлсә, 100дән күбрәк дәүләт хезмәте күрсәтелүче портал сезне күп мәшәкатьләрдән арындырыр, вакытыгызны экономияләр.

Портал аша кайсы өлкәләрдә түләүләрне кертү мөмкинлеге турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп сөйлә-нелә. Шулай да яңа тер-кәлүчеләргә хезмәт күрсәтү төрләрен кабат искә төшереп үтү комачаулык итмәс. Биредә торак-коммуналь, салым, социаль ипотека өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләре, суд приставлары, экологлар язган штрафлар өчен түләүләрне кертергә була. Шулай ук өйләнешүчеләргә ЗАГСка гариза бирергә, баланы балалар бакчасына чиратка куярга, туры сылтама аша кереп пенсия түләүләрен карарга мөмкин. Моннан тыш,  онлайн аша төзелешкә рөхсәт алырга, аучы билетын рәсмиләштерергә, табибка электрон чиратка язылырга, алкоголь продукциясенең законлылыгын тикшерергә, шөгыль үзәгенә исәпкә басарга була. Портал аша күп балалы гаиләгә җир алу өчен гариза җибәрүе дә, бала пособиеләрен рәсмиләштерү дә, хәтта тәрбиягә ул яки кыз алу өчен гариза бирүе дә җиңел. Әлбәттә,  барлык хезмәтләрне санап бетерү мөмкин түгел, уңайлыкларын үз тәҗрибәңдә тоярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International