“ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК” САФЫ АРТА

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Икенче ел Буалылар “Үлемсез полк”та катнаша.

Икенче ел Буалылар “Үлемсез полк”та катнаша. Кадет, полиция, яшь коткаручылар сыйныфлары укучыларыннан, “Форпост” отряды әгъзаларыннан,

медицина училищесы студентларыннан соң балалар, өлкәннәр инде якты дөньяда булмаган якыннарының зурайтылгын портретларын тотып мәйдан әйләнделәр. Быел аларның саны шактый арткан. Ни кызганыч, әлеге полкка бер ел эчендә вафат булган ветераннарыбыз да “кушылды”. Фотодан елмаеп торучы япь-яшь егет-кызларны, сугыштан кайтып, тыныч тормышта яшәгәннәрне озатканда күңелне әйтеп аңлата алмаслык хисләр били. Гүя алар исән – рәхмәт җиткерәсе,  исем-фамилияләрен, йөзләрен истә калдырасы килә. Ярый әле шундый акция уйлап тапканнар. Ә якыннары ничек шатлана моңа! Яу кырында һәлак булган бертуган Александр, Владимир, Михаил, Сергей Власовларны Рябовлар, Болбиковлар  гаиләләре мәйдан йөртте. 

–  Әниемнең абый-энеләре алар. Михаил танкист булган, калганнары су асты көймәсендә йөзгәннәр. Дәһшәтле сугыш нинди күркәм егетләрнең гомерен яшьли өзгән.  Алты кыз туганнары аларны көтеп җиткерә алмаган, – ди шушы көннәрдә 80 яшен тутырган Раиса  Ивановна Рябова. Шәмгуновлардан яу кырына әтиле-уллы Шиһап һәм Гомәр чыгып киткәннәр. Гаилә башлыгы 1944 елда Латвия җирендә башын салган.

– Миңа җиде яшь иде, аларны шәһәр үзәгендә озатып калганымны хәтерлим, – ди Бари абый күз яшен сөртеп.

Красное поле авылында туган Петр Самойлов турында бертуганының оныгы Наталья Мукасева аның армиягә 1940 елда алынуын, өченче Украина фронтында сугышканын, Сталинград  астында  һәлак булганын гына белә. Ә менә буалы Алексей Матвеев оныгы Алексейга сугышта күргәннәрен сөйләргә өлгергән.  Ветеран 1997 елда вафат булган. Хәзер  оныгы бабасы турында уллары Василий белән Савелийга  сөйли. Транспарантны да Василий күтәреп йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International