ФОНТАН “ТИПТЕ”

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Нәкъ унике җитеп килгәндә Үзәк паркта зур түгәрәк хасил булды. Һәркем менә-менә ачылачак фонтанны күрергә килде. Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм аның Буадагы филиалы эшчеләре Җиңү көненә искиткеч бүләк өлгерттеләр. Баштан рәхмәтле буалылар исеменнән аларга Мактау грамоталары тапшырылды, аннары су “залпы” өскә күтәрелде һәм кояш астында шәмәхә нурларда җем-җем итеп, карап туймаслык күренеш хасил итте. Бала-чага түзмәде, рәсми делегация китүгә чыр-чу килеп фонтан тирәсенә ябырылды. Әмма, имеш-мимешләргә караганда, бу  “әкият” тәмамланмаган әле, кичкә фонтан төрле төсләрдә ата, диләр.

Моны күрергә кирәк, дигән буалылар кичке алтыга фонтан янында шул ук составта диярлек җыелды. Буа өстендә яңгыраган кичке җырлар көенә, биюләргә кушылып, фонтан да биеде сыман.

Ә аннары тыныч күкне салют көлтәләре биләп алды –  аның гөрселдәве бары тик яшәү симфониясе булып ишетелде, ә төсләре сокланудан хәтта кычкырырга мәҗбүр итте. Көнне төгәлләп шуны гына әйтә алам – бәйрәм бик матур, ихлас булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International