Гагарин урамында 16 квартиралы күпкатлы йорт калкып чыкты. Шушы көннәрдә генә аның яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды.
Алар – ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр.
Бу көнне бер ел дәвамында көткәннәр. Подрядчы оешма – “Буа МСО”сы йортны республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 17,5 миллион сум акчага узган елның җәендә төзи башлаган. Җиңү бәйрәме алдыннан өлгерттеләр. “Өй туе”на республика кунагы – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечитель һәм педагогик ярдәм бүлеге начальнигы Зөлфия Мөсәбирова да килгән иде.
-Ятим балалар тулы канлы тормыш алып барсыннар өчен республика тарафыннан һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Күрәм, Буада да әти-әнисез калган балаларга игътибар зур. Алар шушы өйдә исән-сау, балалар үстереп бәхетле яшәсеннәр иде, - дигән теләк белдерде ул. Аның сүзләренә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та кушылды. Аннан тантанага килгән район оешма-предприятие җитәкчеләре квартира алучы 5 ятимгә бүләкләр дә тапшырдылар. Өйле дә, күчтәнәчле дә булган егет-кызларның, аларны тәрбияләп үстергән опекуннарының шатлыклары эчләренә сыймады. Чүпрәле районында яшәсәләр дә, Буадан квартира алырга теләгән Булат Хәлимов, аның әбисе Мөслимә Хөсниева хисләрен яшереп тора алмадылар.
-Өч яшеннән ятим калган инвалид оныгым “түбәле” булды, Аллага шөкер. Үз почмагы бар хәзер. Инфаркт кичергән йөрәгем гомер буе шушы бала өчен “янды”, ә бүген шатлыктан “сикерә”. Рәхмәт барысы өчен, - диде Мөслимә апа.
Козловка авылыннан абыйлы-сеңелле Юрий һәм Наталья Железновларның да сөенечтән йөзләре балкый. Юрий күптән түгел генә тормыш корып җибәргән, “хатыным белән яңа квартирада яшәрбез”, ди, ә сеңлесе Наталья исә тизрәк Буага күчеп килеп, күршедәге “Ромашка” балалар бакчасына кызын биреп, эшкә чыгарга омтыла икән.
Уңайсыз, тузган торакта яшәүчеләр дә ятимнәрдән ким куанмадылар, яңа квартираларын карап кат-кат әйләнделәр.