Һәр елны май аеның өченче якшәмбесе СПИД тан үлүчеләрне искә алу көне булып санала.
Бу көнне күп илләрдә төрле чаралар уздырыла. Белгәнебезчә, сәләмәт яшәү рәвеше алып бару ВИЧ авыруына каршы иң ышанычлы чара булып тора. Шушы уңайдан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан “Подросток”, һәм “Преодоление” клубы әгъзалары өчен чара уздырылды. Яшь үсмерләр лекция тыңладылар, дискуссияда катнаштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр. Сәләмәтлекләре чикле балалар “Спортивная”, “Сәләмәт туклану”, “Безнең дошманыбыз – начар гадәтләр” һәм “Сәләмәт яшәү рәвеше” станцияларында булдылар.
Чара ахырында балалар нәтиҗә ясап, безнең сәләмәтлегебез, көчебез, гомеребезнең озын булуы бары тик үзебезнең яшәү рәвешебездән торганлыкны аңладылар.
.jpg)
.jpg)