Туган якны өйрәнү музееның Бөек Ватан сугышына багышланган залында тагын бер истәлекле почмак барлыкка килде – узган атнада биредә Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арусланов турында экспозиция ачылды.
Музей директоры Люция Әхмәтҗанова әлеге вакыйганы уникаль дип бәяләде, чөнки Дан орденының тулы кавалерлары Татарстанда да берничә генә, ә районда мондый дәрәҗәдәге кеше бары тик Зыятдин Арусланов. Герой үзе исән түгел. Аның орденнарын эзләп табу, бергә туплау җиңел булмаган. Җитмәгән экземплярларны шикәр заводы музее бүләк иткән. Моннан тыш экспозициягә ветеранның ”Германияне җиңгән өчен” медале, сугыштан соңгы елларда Яр Чаллыда гигант заводта эшләгән чордагы “КамАЗ төзелеше ударнигы” кенәгәләре, Дан орденнарын тагып төшкән фотосурәтләре һәм башка истәлекле экспонатлар да куелган.
Орденнарның һәрбер-сенең үз тарихы бар. III дәрәҗәдәгесе аңа 1944 елның 6 июлендә Ленинград өлкәсенең Таммисуо авылы янында барган бәрелешләрдә сугыш кырыннан яраланган полк штабы начальнигын алып чыгып, аның гомерен саклап калуы өчен бирелә.
Ефрейтор Зыятдин Арусланов II дәрәҗәдәге Дан орденын Польшада ала. Курку белмәс сугышчы һөҗүмгә күчеп, берүзе 5 немец солдатын юк итә, калганнарының артларыннан барып, фашист траншеясына беренче булып үтеп керә. Ә I дәрәҗәдә Дан ордены аңа Җиңүле 1945 елда тапшырыла. Монысы дошман оборонасындагы хәлне белешергә баргач кылган геройлыгы өчен бирелә. Анда Зыятдин берничә сугышчан дусты белән 20 дошманны юк итә, 32сен әсирлеккә ала.
Ветеранның әлеге батырлыклары турында тыңлагач, экспозицияне ачуда катнашучы Илгиз Нигъмәтуллин районда аңа һәйкәл куярга тәкъдим итте. Сүз уңа-еннан ул үзенең “Җиңүгә юл” китабында Зыятдин Арусланов турында да искә алган.
Күпчелек экспонатларны музейга бүләк итүче шикәр заводы ди-ректорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллина Аруслановның заводта эшләп йөргән вакытларын искә төшерде.
Соңыннан тантанада катнашучылар экспозиция янында бергәләп фотога төштеләр.
.jpg)