МОҢНАР КАЙТТЫ АВЫЛГА

2016 елның 13 мае, җомга

Шушы көннәрдә Норлатта “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән искиткеч матур кичә үтте. Аны Илсөяр Шәрәфетдинова оештырды һәм бәйрәмгә шушы авылдан чыккан гармунчыларны җыйды.

Чакыруны Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рушан Мифтахов, Мәскәүдән Мәхмүт Җамалиев, Алсу Фәтхуллина, Буадан Асия Фәтхуллина, Яшел Үзәннән Марсель Гайниев, Буадан Әнсар Сираҗев, авылдан Мөслим Әфлиев, Дамир Гайнуллин кабул иттеләр. Шулай ук Буадан һәм Сабадан кунаклар да бар иде.  Бәйрәм аларның барысы бергә сәхнәгә чыгып уйнаулары белән башланды. Тамашачы  озаклап алкышлады – гармун моңына сусаган өлкәннәр яшьлекләрен искә төшерделәр, яшь буын сокланды. Авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Булатова, шушы авылда туып үскән Ислам Әхмәтҗанов, Рәшит Шәйхетдинов бар халыкны авыл бәйрәме белән котладылар, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, гореф-гадәтләребезне, халык һөнәрләрен саклауга юнәлтелгән мондый чараларның күбрәк оештырылуын теләделәр. 

– Авылыбызны яшәтик, – диләр алар. Норлат гармунчыларга бай булган.  Дүрт дистәгә якын исәпләнгән алар. Бүген күпләре якты дөньяда юк инде. Сәхнәгә куелган экранда аларның исемнәре язылды, гармун тотып төшкән фотолары күрсәтелде.  Нияз Мифтахов вафат булган авылдашларының рухына коръән сүрәләре укыды. Исәннәрнең дә барысы да килмәде бу көнне мәдәният йортына.

– Кайсы читтә гомер кичерә, кайта алмады. Кайберәүләр  күптән кулга гармун алган юк, сәхнәгә үк күтәрелә алмабыз инде дип баш тарттылар, – дип, аларны да барлап чыкты очрашуны алып барган Илсөяр Шәрәфетдинова. Ул үзенең дә яшь чагында гармунда уйнарга өйрәнергә теләвен,  әмма бию көеннән “ерак китә” алмавын әйтеп, сәхнәгә иң өлкән гармунчы Марсель абыйны чакырды. Аның “стажы” җитмеш елга якынлаша икән инде – гармун төймәләренә җиде яшеннән баса башлаган. Ул яшьлегендәге көйләрне сузды. Барлык гармунчылар да берәм-берәм сәхнәгә чыгып уйнадылар ул көнне, башкаларны да җырлаттылар. Биюләр дә башкарылды, күрше авылдан Сиринә һәм Илгиз Усмановлар да чыгыш ясадылар. Җыр-моңга гашыйк Фәтхуллиннар сәхнәгә династияләре белән күтәрелделәр. Иң өлкәне Фәния апа җырлап кына калмады, шәфкать туташы Резеда Закирова белән бергә биеде дә. Сүз уңаеннан, Алсу һәм Асия Фәтхуллиналар кулларыннан гармунны бүген дә төшермиләр. Асия бу көнне кунакка алып кайткан Талия Гыйматдинова белән бергә Буада “Гөлҗамал” фольклор төркемендә Алсу, шулай ук Мәхмүт Җамалиев Мәскәүдә ансамбльдә уйныйлар, чыгышлар ясыйлар.

Менә шундый күңелле һәм мәгънәле, аралашуга бай очрашу чәй өстәле артында төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International