Буада яшәүче Татьяна һәм Сергей Фоминнарның медицина институты тулай торагында башланган мәхәббәтенең “тамыры” нык булды – 22 ел буена алар бер-берсенә җил-яңгыр тидермичә, кайгы-шатлыкларны бергә кичереп, районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып яшиләр.
Студент елларында уртак танышлар арасыннан тәрбияле, тыныч холык-лы, сүзендә торучы Сергейны Татьяна үз итсә, ә егет чая, аралашучан кызга күңеле белән “бәйләнә” генә барды. Күптән бер-берсен ошатып йөргән яшьләр дусларының туган көненнән соң хисләрен ачып салалар. Аннан “кәнфит-букет” периоды башлана. Студент Сергей яраткан кызын гаҗәпләндерүдән туктамый: аның бүлмәсенә сиздермичә генә йә кып-кызыл алмалар, йә ананас кертеп калдыра, кайчакта Татьяна яраткан ак розалар бүләк итә. Хәзерге көндә дә гаилә башлыгы әлеге матур гадәтен ташламый – бәйрәм саен яраткан хатынын гына түгел, кызларын Ксения белән Марияны да бүләкләр алып шатландырырга ярата. Аннан га-илә түгәрәк өстәл артына утыра. Табын түрендә Сергей Викторовичның әнисе Зоя Григорьевна пешергән тәм-томнар, кызларның яраткан ризыклары. Сыйланып туйгач, Фоминнар озак сөйләшеп, телевизордан яраткан тапшыруларны карап утыралар. Бу минутлар алар өчен бик кадерле, чөнки гаиләдәге ике табибның күп вакыты дәваханәдә уза, кайчакта 2 тәүлеккә якын кизү торырга туры килә.
-Әгәр дә бер һөнәр ияләре булмасак, бер-беребезне аңлый алмаган булыр идек. Бергә кизү торганда төрле өлкәдәге табиблар булсак та, йә ул һөнәри киңәшләрен бирә, йә мин, - дип җавап бирә Сергей Викторович.
-Эштә дә, өйдә дә бергә, бер-берегездән туймыйсызмы? – дип сорау бирәм. Моңа каршы алар икәүләшеп:
-Без эштә сирәк күреш-әбез, хәтта сагынышырга да өлгерәбез, - дип елмаешалар. Ә аннан мәхәббәт җимешләре кызлары хакында сөйли башлыйлар. Бу вакытта әти белән әни кешенең горурлыклары йөзенә чыга. Шулай булмый ни, кечкенәдән тәүлек буена дәваханәдә “югалган” әти-әнисен борчымыйча, өйдә мөстәкыйль торырга гадәтләнгән Ксюша белән Маша хәзер дә аларның йөзенә кызыллык китермиләр. Олысы мәктәпне Алтын медальгә тәмамлап, Чехия башкаласы Прагада югары икътисад мәктәбендә гел “яхшы” билгеләргә генә укый, кечкенәсе дә апасыннан калышмый.
-Без балаларга табиб һөнәрен сайла дип бервакытта да әйтмәдек. Аларның һәрбер башлангычын хуплыйбыз. Иң мөһиме укуларын әйбәт тәмамлап, эшкә урнашсыннар. Ә тормыш иптәше итеп әтиләре Сергей кебек кешене сайлауларын теләр идем, - ди Татьяна Сергеевна.