Урамнан “әйдә, кызым, курыкма, атла, менә монда бас, ташка абынма” дип ягымлы сөйләп, нәни кызчык җитәкләгән бер хатын-кыз бара. Кемдер моңа игътибар да итмәскә мөмкин, ә мин беләм: Лира Кошелева бер ел элек кенә инвалид арбасында утырган 6 яшьлек Динә Емельянованы аннан торгыза алган һәм, аяк очларында булса да, ышанычлы итеп атларга өйрәтә. Ә бу бала газизе дә түгел әле, сабыйны ул ике ел элек опекага алган.
Һәм тагын Динәнең 8 яшьлек бертуганы Стасны, 11 яшьлек апасы Таня Суйманованы, 9-11 яшьлек бертуганнар Костя белән Заур Семеновларны үз канаты астына сыйдырган ул. Ә 2006 елда опекага алган Виталий хәзер Лираның үз улы. Виталийның егерме яшен тутырган абыйсы Сергей Егоров исә кайчандыр гаиләле тормыш бүләк иткән әнисе һәм энесе янына еш кайта. Заур белән Сергейдан кала балаларның барысының да төрле яктан сәламәтлекләре чи-кләнгән. Виталийның авыруы соңрак ачыкланса, башкаларныкы турында алдан ук белгән. Алай гына да түгел, үзе шулай теләгән.
– Минем язмыш төрле сәбәпләр белән ятим иткән сабыйларны гаиләдә яшәтәсем, бигрәк тә сәламәтлеккә туймаганнарга үзләрен кимсетелгән итеп тоймасыннар, тулы канлы тормыш алып барсыннар, тәртипле, укымышлы, һөнәрле булсыннар өчен хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. Әни бит мин, – ди Лира. Әйе, үзе тудырган өч улы, оныклары бар аның. Шулай да, балаларны янына алганчы, сынатмаммы, дип, икеләнеп кала әле. Бер атна уйлагач катгый карарга килә.
– Ярый әле, ул чагында куркуымны җиңә алганмын. Бүген мин тормышымны балаларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм, - дип шатлана ул. Гаилә көне алдыннан Тутай авылында яшәүче нәкъ менә әлеге ишле һәм бербөтен булырга өлгергән гаиләгә кунакка бардым мин.
– Балаларга иркен булсын дип шушы зур өйне сатып алдым, – дип каршы алды мине Лира. Урам яктан ук тәртип. Ә йортның эчендә шулкадәр рәхәт – чиста итеп җыелган, зәвык белән эшләгән булуы өстенә, чынлап әйтәм, ниндидер бер җылылык хөкем сөрә анда. Әллә рәхмәтле сабыйлар, әллә аларны бәхетле итүдән үзе бәхетле әни бирә аны?! Мин килгәндә са-быйларның кайсысы рә-сем ясый, китап укый, өлкәнрәкләре компьютер каршында утыра, ә Таня коймак туглый иде. Ул кухняда әнисенең төп ярдәмчесе. Боткалар, аш та пешерә, камыр да куя. Ипине зур табада көн саен үзләре салалар. Хәер, балаларның берсе дә эш-тән тайчынмый.
– Мунча ягабыз, кар кө-рибез, бакча казыдык, суган, помидор утырттык, ашарга пешерергә булышабыз, өй җыештырабыз, чүп утыйбыз, – диләр балалар бер-берсен уз-дыра-уздыра. Кечкенә Динә исә зарядка ясыйбыз, дип өстәп куйды. Ә монысы турында аерым сүз. Өйнең холлы гаиләнең бергә җыелу урыны. Иртәнге сәгать алтыда торып, музыка ас-тында зарядка ясыйлар. Кичләрен биредә төрле күмәк уеннар уйныйлар һәм... биергә өйрәнәләр. Үзе дә сәхнәдә еш чыгыш ясаучы Лира биюгә балаларда да мәхәббәт уята алган. Үзләре укый торган Югары Лашчы мәктәбендә бер генә ча-ра да алар катнашыннан башка узмый. Таня җырлый да, тагын матур итеп рәсемнәр ясый. Республика күләмендә җиңүләре дә бар. Динә дә бии. Әнисенә карап-карап алып, тырышып-тырышып хәрәкәтләр ясаучы матур күлмәкле кызны беренче тапкыр мәктәптә күрдем. Әйтмәсәләр, аның инвалид икәнен аңламаган да булыр идем. Ә моның өчен никадәр көч түккәнен Лира үзе генә белә. Дәваханәләргә алып йөрүләрнең, һәр кич саен массаж ясауның, шул ук зарядканың, биюнең дә, шөкер, ярдәме тигән.
– Динә бик тере, кызыксынучан, яшәргә омтылучан бала. Атлап түгел, чабып йөри, – ди Лира. Ирешелгән белән генә туктап калмаска җыена Лира. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, экологик чиста продукция җитештерергә дә хыяллана. Барысы да сәламәтлек өчен. Күпсанлы документлар тутырулар, инвалидлыкны раслату артыннан йөрүләр, җитәкчеләр ишекләрен кагулар берсе дә куркытмый аны. Әни кеше балалар өчен тау күчерергә дә әзер. Бу юлда үзенә һәрдаим ярдәм итүчеләргә – район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовка, баш табиб Рөстәм Сәмәрхановка, Фәһим хәзрәт Сөләймановка, Елена Юмановага, район мәгариф идарәсенә, мәктәп коллективына бик рәхмәтле ул. Ә балалары – аңа.
– Әниебезне бик яратабыз. Ул әйбәт, ягымлы, матур, – диләр. Заур, әнә, әнисе бераз йөткерүгә тиз генә чәй китереп бирде. Аның да сәламәт булуын, борчылмавын телиләр балалары. Һәр балага әни кирәк шул - ана назына сусаган сабыйлар беренче көннән үк аның муенына сарылып, әни дип дәшкәннәр бит. Ә моннан да зур бәхет юклыгын аңлаучы Лира һәр гаилә тәрбиягә бер генә бала алса да, ятимнәр булмас иде дип саный. Без аралашкан, егетләрнең, кыз-ларның бүлмәләре белән танышкан арада Таняның коймаклары пеште. Алар телеңне йотарлык иде.