Буада никахлашу көне фотолары конкурсына нәтиҗә ясадылар

2016 елның 14 мае, шимбә
Әлеге бәйгене гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлеге үткәрде. Бүген анда җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Сугыштан соңгы еллар” номинациясендә М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Гөлгенә Халитова, “70-80 еллар” номинациясендә Яңа Чәчкаптан Алсу Хисамиева, “Бүгенге чор” номинациясендә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Динар Шагалиев җибәргән фотолар иң отышлылары дип табылды. Истәлекле бүләкләргә икенче-өченче урыннарны алучылар да лаек булдылар. Конкурска барлыгы 34 эш кабул ителгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International