Буада Гаилә көне үтте

2016 елның 14 мае, шимбә

Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар – Лена һәм Николай Антоновларны, Раушан һәм Мәгъсүм Имәтовларны, Равия һәм Фәһим Шәрәфетдиновларны, Зөлфия һәм Юныс Сәйфуллиннарны, 55 ел тату гомер кичерүче Фәния һәм Хәйдәр Гыйматдиновларны, Ирина һәм Тәүфыйк Низамиевларны, Фәридә һәм Сәгыйть Садыйковларны, Венера һәм Расыйх Бурнашевларны тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Шул үк  бәйгедә никахлашу көне фотолары конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Әлеге гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлеге үткәрде. Бәйрәмдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Сугыштан соңгы еллар” номинациясендә М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Гөлгенә Халитова, “70-80 еллар” номинациясендә Яңа Чәчкаптан Алсу Хисамиева, “Бүгенге чор” номинациясендә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Динар Шагалиев җибәргән фотолар иң отышлылары дип табылды. Истәлекле бүләкләргә икенче-өченче урыннарны алучылар да лаек булдылар. Конкурска барлыгы 34 эш кабул ителгән. 

Район үзешчәннәре, балалар җыр-биюләр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International